Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды

2019 елның 29 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды.

Утырышта катнашучылар 2018 елда республика сәламәтлек саклау системасы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында фикер алыштылар, шулай ук 2019 елга төп үсеш юнәлешләрен билгеләделәр. 

Чара Татарстан Фәннәр академиясендә узды.

Төп нотык белән Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков чыгыш ясады.

Аерым алганда, ул 2019 елда РФ Президенты кушуы буенча эшләнгән илкүләм проектлар гамәлгә ашырыла башлады дип җиткерде.

Чыгышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада сәламәтлек саклау өлкәсенә зур игътибар бирелә. 2017 елда сәламәтлек саклау системасын яңартуга 7 млрд сумлап акча тотылган, 2018 елда – 6 млрд. сумга якын.

Чарада Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары – Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзрахманов та булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International