Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды.
Коллегия кунагы – Федераль яшьләр эшләре агентлыгы (Росмолодежь) Җитәкчесе Александр Бугаев.
«Өндәүләр. Өстенлекле юнәлешләр. Механизмнар» йомгаклау коллегиясе утырышы «Мәскәү» (Казан) мәдәният һәм спорт үзәгендә уза һәм ведомствоның 2018 елдагы эш йомгакларына һәм 2019 елга планнарына багышлана.
Коллегиядә төп нотык белән Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов чыгыш ясады.
Утырыш эшендә Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Алла Анфимова катнашты.