2018 елда Татарстанда әйләнә-тирә мохитне саклау чараларына 6 млрд. сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Экологик акча керүләрдән һәм республиканың табигать ресурсларыннан файдаланган өчен хисап чорында1,1 млрд. сум кергән (углеводород чималын чыгаруга салымнан килгән табыштан башка). Бүген бу хакта Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм Федераль табигатьтән файйдалану өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең (Росприроднадзор) Татарстан Республикасы буенча идарәсе коллегиясенең киңәйтелгән утырышында хәбәр итте.
Утырышта катнашучылар 2018 елда ведомствоның эш йомгаклары һәм 2019 елга өстенлекле бурычлары турында фикер алыштылар. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Данил Волков та катнашты.