Игътибар – социаль чыгымнарга

2012 елның 29 мае, сишәмбе

Кичә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында 2011 елда Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше каралды һәм агымдагы ел бюджетына үзгәрешләр кертелде. Республиканың төп финанс документы ничек үтәлде һәм быелгы бюджетны үзгәртүләр ни белән бәйле? Бу һәм башка әһәмиятле сорауларны без закон проектларын тәкъдим итүчегә – Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллинга юнәлдердек. Кичә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында 2011 елда Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше каралды һәм агымдагы ел бюджетына үзгәрешләр кертелде. Республиканың төп финанс документы ничек үтәлде һәм быелгы бюджетны үзгәртүләр ни белән бәйле? Бу һәм башка әһәмиятле сорауларны без закон проектларын тәкъдим итүчегә – Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллинга юнәлдердек.

"Ватаным Татарстан" газетасында чыккан әңгәмә.

– Хөрмәтле Радик Рәүфо­вич! Узган ел бюджеты ничек үтәлде?

 

 

 

– 2011 елда тупланма бюджетына 192 млрд сум, шул исәптән салым һәм салым булмаган җыемнар 132 млрд сум күлә­мендә керде. Узган елда Татарстан Рес­публикасы бюджетының кереме 163 млрд сум тәшкил итте.

 

 

 

2010 ел белән чагыштырганда үз керемнәребезнең күләме артты. Әлеге күренеш республикабыз оешмаларының нәтиҗәле, табышлы эшләве һәм тиешле салым түләве белән бәйле.

 

 

 

Татарстан Республикасы тупланма бюджетының касса чыгымнары 2011 елда 207 млрд сумга җитте, республика бюджеты буенча бу сан – 170 млрд сум.

 

 

 

– Мәгълүм булганча, 2011 ел бюджеты тотрыклы икътисад шартларында үтәлде. Бюджет­ның керем өлешендә бу нинди чагылыш тапты? Кайсы салымнар республика казнасы өчен аеруча мөһим?

 

 

 

– Чыннан да, узган ел нә­тиҗәләре буенча республикабызның икътисадый үсе­ше дәвам итте. Нәтиҗәдә, салым ке­ремнәребез арттырып җыелды. Үзебезнең салым керемнәре турында әйткәндә, алар арасында иң әһәмиятлесе – табышка һәм физик затлар ке­ременә салым.

 

 

 

Әлеге салымнар республика бюджеты керемнәренең 70 проценттан артыгын тәшкил итә. Бу салымнарның хәтта кризис алдындагы, республикабыз өчен уңай булган 2008 ел белән чагыштырганда артуы оешмаларыбызның нәтиҗәле эшләве, Татарстан Рес­публика икътисадының тотрыклы булуы турында сөйли. Мә­сәлән, 2011 елда табышка салым 49 млрд сум күләмендә җыелган, ә 2008 елда ул 40 млрд сум тәшкил иткән иде.

 

 

 

Физик затлар кеременә салым республика бюджетына һәм җир­ле бюджетларга керә. Узган елда тупланма бюджетка ул 39 млрд сум күләмендә кергән, ә 2008 елда бу сан 33 млрд сум тәшкил иткән иде. Менә шушы ике салым Татарстан Республикасы бюджеты өчен бик тә әһәмиятле.

 

 

 

Шулай ук акцизлардан керем дә байтак. 2011 елда ул 11 млрд сумнан артты, мөлкәткә салым исә 12 млрд сум тәшкил итте.

 

 

 

Салым булмаган керемнәр 5 млрд сум күләмендә тупланды.

 

 

 

– Радик Рәүфович, респуб­лика казнасына нинди ке­ремнәр туплануы аңлашылды. Чыгым өлешенә килгәндә, ак­чаның кү­бесе социаль өлкәгә тотылганы мәгълүм. Шушы өлкәдә төрле программалар кабул ителеп, үтәлеп килүе куанычлы. Әлеге чараларга уз­ган ел күпме акча тотылды һәм аның нәтиҗәсе күренәме?

 

 

 

– Әлбәттә, күренә. 2011 елда респуб­ликабызның шәһәр һәм районнарында 64 социаль-мәдәни объект ишекләрен ачты, монда 810 укучы бала өчен 5 мәктәп, 6170 сабый өчен балалар бакчасы, сменасына 818 кеше кабул итә алучы 6 шифаханә, 21 физкультура һәм спорт объекты керә.

 

 

 

Үз эченә биш бүлек керткән социаль өлкә чыгымнарының гомуми саны тупланма бюджетта – 103 млрд сум, республика бюджетында – 77 млрд сум.

 

 

 

Мәгариф бүлеге чыгымнары 24 млрд сум тәшкил итте, тупланма бюджетта 43 млрд сумнан артыграк. 2011 ел нәти­җәләре буенча барлык агымдагы чыгымнар да тулы күләмдә финансланды.

 

 

 

Бүлеп бирелгән акча мәгариф өлкә­сендәге төп программаларны тормышка ашыру аша Татарстан Республикасы Пре­зиденты куйган мәсьәләләрне чи­шәргә ярдәм итте.

 

 

 

Татарстанда “Киләчәк” мә­га­рифне үстерү стратегиясен ­тормышка ашыру өчен 2011 елда 2 млрд сумга якын акча бү­ленде. Әлеге программа мәгариф учреждениеләренең агымдагы чыгымнарын тәэмин итәргә һәм өлкә үсеше өчен мөһим мәсь­әләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирде. Нәтиҗәдә 5,7 мең интерактив һәм проекцион җиһаз сатып алынды. Фәннәр буенча 962 кабинет уку әсбаплары белән җиһазланды.

 

 

 

Дәүләти булмаган балалар бакчасында укытучыларга да грант ярдәме күрсәтелде.

 

 

 

2011 елда Татарстан Республикасы Президенты күрсәтмәсе буенча республика күләмендә балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә капиталь ремонт ясалды һәм яңа бакчалар салынды.

 

 

 

Бу чаралар кысаларында 67 балалар бакчасы ачылды, 3-7 яшьлек балаларның бакчага чираты гому­мән диярлек бетте. Мәктәпләргә капиталь ремонт ясау өчен – 3 млрд сум, гомумбелем мәктәпләр салу һәм ре­конструкцияләүгә 900 млн сум бүленеп бирелде.

 

 

 

Яшьләр сәясәте буенча чыгымнар – 1 млрд сум, тупланма бюджетта 2 млрд сум тәшкил итте.

 

 

 

Бюджеттан бүлеп бирелгән акча яшәү урыннары буенча балалар һәм яшүсмерләр белән эш оештырырга, студентлар­ның эш отрядларын үстерергә, яшьләрне эш белән тәэмин итәргә ярдәм итте.

 

 

 

Татарстан Республикасы бюджеты­ның мәдәният һәм кинематография тармагы буенча чыгымы 4,5 млрд сумга җитте, тупланма бюджет буенча бу сан 7 млрд сумга якын.

 

 

 

Узган ел мәдәният объектларына: авыл клубларын төзүгә, “Әкият” курчак театрына, Казандагы халыклар дуслыгы йортын реконструкцияләүгә һ.б.ларга бер ярым миллиард сум күләмендә инвестиция бирелде.

 

 

 

Социаль сәясәт буенча чараларны финанслауга, социаль тәэ­мин итү учреждениеләрен тоту белән бергә санаганда, Татарстан Республикасы бюджетыннан 19 млрд сум, тупланма бюджеттан исә 20 млрд сум акча тотылды. Бу исә халыкка адреслы ярдәм күрсәтү бурычларын үтәү мөмкинлеге бирде.

 

 

 

4,5 меңнән артык пенсионер һәм инвалидка, 300 дән артык инвалид балага, 6 меңгә якын социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ булган гаилә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтелде. Халыкның аерым категорияләренә күрсәте­лүче социаль ярдәм тылда хезмәт ит­кәннәргә, хезмәт ветераннарына, репрессияләнгән һәм реабилита­ция­ләнгәннәргә, шулай ук балалары булган һәм халыкның аз тәэ­мин ителгән катлауларына күрсәтелде.

 

 

 

Социаль яклау объектлары 2011 елда йөз миллион сумга якын инвестиция­ләнде.

 

 

 

Физик культура һәм спорт бүлеге буенча чыгымнар 8 млрд сумнан күбрәк, тупланма бюджеттан 9 млрд сумга якын тәшкил итте. Шушы акча планлаштырган чараларны уздырырга, физкультура һәм спорт учреждениеләренең агымдагы чы­­гымнарын капларга мөмкинлек бирде. Бюджет үтәлгәндә республика төрле федераль максатчан программаларда катнашты, төрле Россиякүләм һәм халыкара бәйгеләр оештырды.

 

 

 

Капиталь кертемнәр программасы буенча 2011 елда физик культура һәм спорт объектларына 7 млрд сумнан артык акча бүленде, аларның төп өлеше, 7 млрд сумга якын, 2013 елда Казанда узачак Универсиада объектларын төзү­гә каралган. Республика районнарында спорт заллары һәм өсте ябык шугалаклар төзүгә 500 млн сумга якын акча тотылды.

 

 

 

– Узган ел бюджеты үтәлеше турында тәфсилләп сөйләп би­рүегез өчен рәхмәт. Кичә ТР Дәү­ләт Советы депутатлары агымдагы ел бюджетына да үзгәрешләр кертте. Бу ни белән бәйле?

 

 

 

– Беренче чиратта, бу 2012 елның 4 аенда бюджетның арттырып үтәлүе белән һәм өстәмә федераль чаралар керү белән бәйле.

 

 

 

Бюджетның салым һәм салым булмаган керемнәре 12,8 млрд сумга артты. Алар арасында табышка салым 8,2 млрд сум, физик затлар кеременә салым – 1,2 млрд сум, салым булмаган керемнәр – 3,3 млрд сум.

 

 

 

Бу акча федераль максатчан программаларны финанслауга һәм яңа чыгымнарга бирелде. Алар арасында милли икътисад, торак-коммуналь хуҗалык, мәга­риф, сәламәтлек саклау, физик культура һәм спорт өлкәләрендәге программалар.

 

 

 

17,5 млрд сум күләмендә өстәмә федераль акча социаль әһә­миятле чыгымнарга юнәлдерелде. Мәсәлән, авыл хуҗалыгына ярдәм, гомуми мәгариф системасын яңар­ту, аерым категория гражданнарны дару һәм санаторий-курорт сәламәтләндерү, югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү, инвалидларга реабилитация өчен техник чаралар бирү, класс җитәкчелеге өчен ай саен түләү, авыл җирендә яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү, Бөек Ватан сугышы ветераннарын фатирлы итү.

 

 

 

Үзгәрешләр кертелгәннән соң, республика керемнәре 144,1 млрд сум, чыгымнары 165,2 млрд сум кү­ләмендә фаразлана.

 

 

 

Р е д а к ц и я д ә н:

 

 

 

Радик Рәүф улы Гайзатуллинның Татарстан финанс министры итеп билгеләнүенә бу көннәрдә ун ел тула. Лаеш районының “Маяк”, Биектау районының “Бөреле” хуҗалыкларында баш хисапчы буларак хезмәт куйганнан соң, аның эшчәнлеге республиканың финанс тармагын үстерүгә юнәлгән. Матбугат әһелләренең, шул исәптән “Ватаным Татарстан” газетасы хезмәткәрләренең дә якын дусты, Татарстанның һәм Россиянең атказанган икътисадчысы, икътисад фәннәре докторы Радик Рәүф улына ки­ләчәктә дә игелекле хезмәттә зур уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International