РФ Финанс министрлыгында салым маневрыннан демпфердан йогынтыны кайчан бәяләп булачагын хәбәр иттеләр

2019 елның 4 феврале, дүшәмбе

Нефть тармагында салым маневрын тәмамлау кысаларында эшләп киткән демпфирлый торган механизмнан йогынтыны ким дигәндә өч-алты айдан бәяләп булачак. Бу хакта РФ Финанс министрлыгы Таможня һәм салым сәясәте департаменты башлыгы Алексей Сазанов хәбәр итте.

Бу механизм нефтьчеләргә эчке базарда ягулыкны гамәлгә куйганда кулдан ычкындырылган экпорт табыштан бер өлешен компенсацияли.

“Бу [бензинга һәм дизель ягулыкка бәяләрне тотып тору турында Хөкүмәт һәм нефтьчеләр арасында] килешү гамәлдә булганда, демпферның эффективлыгын бәяләү катлаулы, чөнки ике инструментның күчеше бар – административ һәм салым көйләвенең. Карарбыз, квартал-ике күзәтеп барачакбыз”, - диде Сазанов.

2024 елга Россиядә нефть тармагында салым маневры тәмамланырга тиеш. Аның кысаларында файдалы казылмаларны чыгаруга салымның (НДПИ) бер үк вакытта артуы белән бергә нефтькә экспорт пошлина нольгә әйләндереләчәк. Файдалы казылмаларны чыгаруга салымның (НДПИ) үсеше һәм нефтькә экспорт пошлиналарның кимүе аның эчке хакының үсешенә китерергә мөмкин, нәтиҗәдә нефть продуктларын җитештерүнең үзкыйммәте артачак.

Ягулыкка эчке бәяләрне тотып тору өчен, аерым алганда, демпфирлый торган механизмнар каралган. Мәсәлән, дәүләт компанияләргә ягулыкның билгеләнгән база бәясе һәм югарырак экспорт бәя арасындагы аерманы компенсациялиячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International