Владимир Путин: илкүләм проектлар Россия бизнесы өчен стимулга әйләнергә тиеш

2019 елның 6 феврале, чәршәмбе

Илкүләм проектларның бурычы – Россия алгарышында алга киткән үсеш тәэмин итү. Алар Россия бизнесы өчен стимулга әйләнергә тиеш. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин җиткерде.

“Ассызыклап узам: илкүләм проектларның бурычы – Россия алгарышында алган киткән үсеш тәэмин итү. Мин бу хакта һәрвакыт сөйлим һәм сез моның белән килешәсездер дә – безгә бу алга китеш кирәк”, - дип җиткерде Путин “Эшлекле Россия” форумының пленар утырышы вакытында.

Бу – дип искәртте ул – төп максат. “Аңа ирешкәннән соң без ни өчен яшәгән һәм эшләгәнебезне хәл итә алачакбыз – бу безнең илнең гражданнары муллыгының эзлекле, ышанычлы үсешен тәэмин итү”.

“Һәм, әлбәттә, алдынгы технологияләрне тиз үзләштерү, яңа товарларны һәм хезмәтләрне чыгару, безнең компанияләр үз позицияләрен илкүләм генә түгел, ә дөнья базарында да ныгытсыннар, глобаль җитештерү чылбырында актив катнашсыннар өчен илкүләм проектлар Россия бизнесы өчен симулга әйләнергә тиеш”, - дип белдерде РФ Президенты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International