Татарстанның кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә узды

2019 елның 7 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Татарстанның кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән традицион киңәшмә узды. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды. Чарада Федераль экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге хезмәте (Ростехнадзор) Җитәкчесе Алексей Алешин да катнашты.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасының бернчә министрлыгы һәм ведомствосы җитәкчеләре, федераль органнарның территориаль бүлекчәләре җитәкчеләре дә катнашты.

2018 ел йомгаклары буенча Татарстанның җыелма төбәк продукты 2,44 триллион сумга җиткән. Төп капиталга инвестицияләр һәм торакны гамәлгә кертү буенча планнар үтәлгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, «Татнефть» ГАҖ бюджетын формалаштыруда кече нефть компанияләре дә шактый катнаша.   

2018 елда Татарстан Республикасы кече нефть компанияләренең эш йомгаклары һәм киләсе елга бурычлары турында «Нефтеконсорциум» ЯАҖ генераль директоры Фәнис Вәлиев чыгыш ясады.

Чарада Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин да катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International