Россия Банкы 2019 елда Россия тулаем эчке продукты үсеше темпы фаразын 1,2-1,7% дәрәҗәсендә саклап калган. Бу хакта РФ Үзәк Банкының директорлар советы утырышы йомгаклары буенча пресс-релизда әйтелә.
“Дәүләт статистика федераль хезмәтенең беренче бәяләве буенча 2018 елда туалем эчке продукт үсеше 2,3% тәшкил иткән. Бу Россия Банкы фаразыннан 1,5-2% югарырак. Ләкин 2018 елның соңгы айларында эшлекле активлык акрынайды. Декабрьдә сәнәгый җитештерү, төзелеш эшләре, реаль хезмәт хакы һәм ваклап сату әйләнеше күләмнәре үсеше темпы төште. Россия Банкы 2019 елда тулаем эчке продукт үсеше темпларын 1,2-1,7% саклап кала”, - дип искәртелә регулятор хәбәрендә.