Депутатлар “Салым түләүчеләрнең аерым категорияләре өчен оешмалар табышына салым буенча салым ставкасын билгеләү турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында” закон проектын тулаем кабул итте. Документны ТР финанс министры Радик Гайзатуллин тәкъдим итте.
Финанс министры хәбәр итүенчә, “Салым түләүчеләрнең аерым категорияләре өчен оешмалар табышына салым буенча салым ставкасын билгеләү турында” Татарстан Республикасы Законы белән аерым категория оешмалар өчен 13,5 процент күләмендә табышка салым буенча киметелгән ставкалар билгеләнгән. Льготалар инвестицион проектларны гамәлгә кую максатыннан булдырылган инвестицион эшчәнлек субъектларына, шулай ук машина урыннары саны 150дән дә ким булмаган, 2011-2013 елларда файлануга кертелгән күпкатлы һәм җир асты стоянкалары (парковкалары) хезмәтләреннән керемнәре 100% тәшкил иткән оешмаларга кагыла.
Ләкин РФ Салым кодексына үзгәрешләр кертелде. Аларның нигезендә РФ субъектлары бюджетларына алынырга тиешле оешмаларның табышларына салым буенча киметелгән салым ставкасы бары махсус икътисадый зона резидентларына, алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резидентларына, төбәк инвестпроектларда катнашучыларга гына билгеләнә ала. 2018 елның 3 сентябренә кадәр РФ субъектлары законнары белән билгеләнгән РФ субъектлары бюджетларына алынырга тиешле табышка салым буенча киметелгән салым ставкасы салым түләүчеләр тарафыннан аларның гамәлдә булу сроклары төгәлләнгәнче, ләкин 2023 елның 1 гыйнварыннан да соңга калмый, кулланырылга тиеш.
Радик Гайзатуллин хәзерге вакытта 2022 елдан соң оешмаларның табышларына салым буенча льготалар бирү каралган инвестицион эшчәнлек субъектлары белән инвестицион проектларны гамәлгә кую турында килешүләр юк дип искәртте. Күпкатлы һәм җир асты стоянкалары (парковкалары) өчен льготаның кирәге чыкмаган.
Депутатлар закон проектын беренче һәм өченче укылышта кабул итте.