РФ тупланма бюджеты профициты агымдагы елның 1 гыйнварына 3,036 триллион сум тәшкил иткән. Бу хакта Федераль казначылык материалларыннан билгеле булды.
Хисап чорында бюджет керемнәре 36,917 триллион сум, чыгымнары – 33,881 триллион сум тәшкил иткән.
Казначылык мәгълүматына караганда, РФ тупланма бюджеты дефициты 2017 ел йомгаклары буенча 1,349 триллион сум тәшкил иткән. Соңгы тапкыр бюджет профициты 2012 елда (263 миллиард сум) теркәлгән булган. Шулай итеп, Казначылык ел йомгаклары буенча тупланма бюджет профицитын соңгы 6 елга беренче тапкыр теркәгән.
РФ тупланма бюджеты дефициты 2017 елда 1,349 триллион сум, 2016 елда — 3,142 триллион, 2015 елда — 2,814 триллион, 2014 елда — 845 миллиард, 2013 елда — 849 миллиард сум тәшкил иткән.