Владимир Путин Россия икътисадының системалы проблемаларын чишәргә өндәде

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе

Югары үсеш темпларына чыгар өчен Россиягә системалы проблемаларны чишәргә кирәк. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин Федераль собраниегә юлламасында хәбәр итте.

“Югары үсеш темпларына чыгар өчен, шулай ук икътисадның системалы проблемаларын чишәргә кирәк. Биредә дүрт приоритетны аерып чыгарам. Беренчесе – барыннан да элек яңа технологияләр һәм цифровизацияләү нигезендә хезмәт җитештерүчәнлегенең алга киткән үсеше, көндәшлеккә сәләтле тармаклар формалаштыру һәм моның нәтиҗәсе –  алты елда бер ярым тапкыр чимал булмаган экспортның артуы булыр тиеш”, - дип хәбәр итте Путин.

Аның сүзләренчә, эшнең икенче юнәлеше – ул “беркем дә чит илгә башка юрисдикцияләргә качмасын, бездә барысы да ышанычлы һәм сәгать кебек төгәл эшләсен өчен” эшлекле климатны һәм илкүләм юрисдикция сыйфатын яхшырту.

“Инвестицияләр күләме үсеше инде 2020 елда 6-7%ка артырга тиеш. Мондый дәрәҗәгә ирешү Хөкүмәтнең эшен бәяләүдә иң мөһим критерийларның берсе булачак”, - дип җиткерде Президент.

“Өченчесе – икътисад үсеше, безнең төбәкләрнең мөмкинлекләрен ачыр өчен инфраструктур чикләүләрне алып ату. Һәм дүртенчесе, әлбәттә, заманча кадрлар әзерләү. Көчле фәнни-техник база булдыру”, - дип белдерде Путин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International