Антон Силуанов Президент юлламасыннан чараларга өстәмә чыгымнар турында сөйләде

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе

РФ Президенты Владимир Путинның Федераль собраниегә юлламасында искә алынган чаралар елга 100-120 миллиард сум күләмендә бюджетның өстәмә чыгымнарын таләп итәчәк. Бу хакта беренче вице-премьер, финанс министры Антон Силуанов хәбәр итте.  

“Бәяләүләр буенча ел саен мондый күләмдә бюджетның өстәмә чыгымнары якынча 100-120 миллиард сум тәшкил итәр дип саныйм. Мондый ресурсларны без бюджет үтәлеше барышында табачакбыз. Һәм юлламаның барлык нигезләмәләре финанслар белән тәэмин ителгән булсын өчен, язгы төзәтмәләр вакытында кирәкле үзгәрешләрне кертәчәкбез”, - диде ул “Россия 24” телеканалы эфирында.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International