Владимир Путин: илкүләм проектларның беренче йомгакларын киләсе елның башында ясыячаклар

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе

Илкүләм проектлар буенча эшнең беренче йомгакларын киләсе елның башында россиялеләрнең фикерләре нигезендә ясыячаклар. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин Федераль собраниегә еллык юлламасында хәбәр итте.

Федераль собраниегә хәзерге юлламасында Россия дәүләте башлыгы илнең эчке үсешенә зур игътибар бирде.

“Нәкъ менә гражданнарның фикерләре, бәяләүләре нигезендә киләсе елның башында илкүләм проектлар буенча эшкә һәм башкарма хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендәге эше нәтиҗәләре һәм сыйфаты турында беренче йомгаклар ясыячакбыз”, - диде Путин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International