Максим Орешкин: Россия 2024 елдан соң да салым системасының төп параметрларын саклап калырга тырышачак

2019 елның 21 феврале, пәнҗешәмбе

РФ Хөкүмәте 2024 елдан соң да салым системасының төп параметрларын саклап калырга тырышачак. Бу хакта Икътисадый үсеш министры Максим Орешкин Берлинда “Конкуренциягә сәләтле Россия – яңа юллар” конференциясендә чыгышы вакытында хәбәр итте.

“Без ким дигәндә 2024 елга кадәр салым режимын үзгәртмәү турында карар кабул иттек һәм салым системасының төп параметрларын дәвамлырак срокта да үзгәрешсез калдырырга тырышачакбыз”, - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International