РФ премьер-министры Дмитрий Медведев беренче вице-премьер, РФ финанс министры Антон Силуановка финанс тәртипне бозган өчен РФ субъектларының җаваплылыкларын көчәйтү буенча эшне тизләтергә кушты. Шушы йөкләмәне Министрлар Кабинеты башлыгы Федерация Советы Палата советы әгъзалары белән очрашуы йомгаклары буенча бирде дип хәбәр итте Хөкүмәт матбугат хезмәте.
“Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары, Россия Федерациясе финанс министры [Антон] Силуановка финанс тәртипне бозган өчен Россия Федерациясе субъектларының вазыйфаи затларының җаваплылыкларын көчәйтүне күздә тоткан үзгәрешләр кертү буенча эшне тизләтергә”, - диелгән йөкләмә текстында.