Дмитрий Медведев илкүләм проектларны финанслашу буенча төбәкләр белән килешүләрне тикшерергә кушты

2019 елның 22 феврале, җомга

РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев беренче вице-премьер, РФ финанс министры Антон Силуановка илкүләм һәм федраль проектларны гамәлгә куйгандагы чыгымнарны финанслашу өчен бирелгән федераль бюджеттан субсидияләргә карата төбәкләр белән килешүләрне анализларга кушты. Бу хакта Хөкүмәт башлыгының Федерация Советы Палата советы әгъзалары белән очрашуы йомгаклары буенча төзелгән йөкләмәләре исемлегеннән билгеле булды.

Документ буенча Медведев Силуановка 1 апрельгә кадәр Федерация субъектларының чыгым йөкләмләләрен финанслашуның чик дәрәҗәсен саклау турында нотык тәкъдим итәргә кушкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International