РФ Финанс министрлыгында tax free электрон форматка кайчан күчереп булачагы турында сөйләделәр

2019 елның 25 феврале, дүшәмбе

РФ Финанс министрлыгы tax free системасын инде 2020 елда ук электрон форматка күчерүнең теоретик мөминлеген күрә. Бу хакта Россия финанс министры урынбасары Илья Трунин хәбәр итте.

“Теориядә, әйе. Салым кодексына үзгәрешләр кертергә һәм техник мөмкинлекне тәэмин итәргә кирәк”, - диде Трунин tax free электрон форматка киләсе елдан башлап кертү мөмкинме дигән сорауга җавап биреп.

Аннан алда РФ беренче вице-премьеры, финанс министры Антон Силуанов Финанс министрлыгына Федераль таможня хезмәте һәм башка кызыксынган идарә тармаклары белән бергәләп tax free системасын (аны җайлырак электрон форматка күчерү өчен) камилләштерү мәсьәләсен чишәргә кушкан иде.

Трунин Силуанов агымдагы елда Федераль таможня хезмәте һәм Федераль салым хезмәте белән моның өчен кирәкле үзара техник бәйләнешләрне тәэмин итү бурычын куйды дип искә төшерде. “Бу бөтен җирдә дә: кибеттә, таможняда, салымда бер үк системага рөхсәт билгеләнә дигән сүз”, - диде министр урынбасары.  

“Ә Салым кодексына үзгәрешләрне шактый тиз кабул итәргә мөмкин. Анда җитди төзәтмәләр таләп ителми – бары кайбер очракларда кәгазь формада штамплы tax free чегыннан баш тартырга кирәк. Әмма биредә иң мөһиме – техник әзерлек. Техник әзерлек булмыйча, законга нинди дә булса үзгәрешләр кертү мәгънәсез”, - дип өстәде Трунин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International