2018 елда Татарстан башкаласының социаль-икътисадый үсеше нәтиҗәләре турында бүген Казан мэры Илсур Метшин шәһәр Думасының 32 нче сессиясе утырышында хәбәр итте. Чара Казан Ратушасында узды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Мэр Илсур Метшин хәбәр иткәнчә, расланган 21,6 млрд. сумлык бюджеттан башкарылу күләме 27,1 млрд. сум булган, бюджетка өстәмә керем 5,5 млрд. сум тәшкил иткән. Шәһәрнең үз керемнәре үсеше 2 млрд. сумнан артык тәшкил иткән. Тагын 3 млрд 271 млн сум республика җитәкчелеге ярдәме белән Казан бюджетына өстәмә акча кергән.
Кергән салымнар күләме 4,8 млрд. сумнан арткан. Бу шәһәр бюджеты кеременнән 38 % тәшкил иткән.
Чарада Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Алексей Шишкин да катнашты.