Россия Банкы РФнең 2019 елның I кварталындагы тулаем эчке продуктының еллык үсешен 1-1,5% диапазонында бәяләгән. Бу хакта регуляторның икътисад буенча чираттагы аңлатмасыннан билгеле булды.
“Икътисадый активлыкка база йогынтысын һәм өстәлгән кыйммәткә салым (НДС) артуның тыеп тора торган тәэсирен, өй хуҗалыкларының актыккы куллануга чыгымнарын һәм төп капиталның тулаем тупланышын хисапка алып 2019 елның I кварталында тулаем эчке продуктның еллык үсеше 1-1,5% кадәр акрынайды”, - дип билгели Россия Банкы.
Шул ук вакытта I кварталда РФ тулаем эчке продуктының квартал үсеше темпы 0,1-0,3% тәшкил итәчәк. Шулай итеп ул аннан алдагы кварталдагы дәрәҗәдә калачак, бу исә РФ Үзәк Банкының исәпләүләренә туры килә.
Регулятор фикеренчә, Россия икътисадының өлтәлгән кыйммәткә салымның артуына җавабы уртача булып калган. “Ваклап сату сәүдә әйләнешенең еллык темплары акрынаюга 2019 елның гайнварында (шул исәптән өстәлгән кыйммәткә салымның артуына бәйле) кулланучыларның активлыгының көтелгән йомшаруы сәбәпче булды. Шул ук вакытта сату үсеше акрынаю беренче чиратта азык-төлек булмаган сегментка кагылды, аның активлыгының иң кызу чагы 2018 елның ахырында күзәтелгән иде. Тулаем алганда, Россия икътисадының өстәлгән кыйммәткә салымның артуына җавабы уртача булып калды”, - дип искәртелә Үзәк Банкның материалларында.