Urals нефтенең уртача бәясе гыйнвар-февральдә 6,4% ка төшкән

2019 елның 1 марты, җомга

Urals Россия нефть маркасының уртача бәясе 2019 елның гыйнвар-февралендә үткән елның шул ук чорына карата (баррель өчен $61,76 кадәр)  6,4%ка төшкән. Бу хакта Россия Финанс министрлыгының хәбәрендә җиткерелә.

Шул ук вакытта 2019 елның февралендә Urals барреленең уртача бәясе $63,85 дәрәҗәсендә урнашкан. Бу үткән елның февраленә караганда (баррель өчен $63,27) 0,9%ка югарырак.

Бөтен 2018 елның йомгаклары буенча Urals нефть маркасының бәясе 32%ка – баррель өчен $70,01 кадәр үскән дип хәбәр итте Финанс министрлыгы.

Гамәлдәге бюджет кагыйдәсе буенча билгеләнгән планкадан югарырак нефть бәясеннән алынган өстәмә нефть-газ керемнәре чыгымнарга түгел, ә резервка юнәлтелә. Urals нефть маркасының база бәясе 2018 елда баррель өчен $40 дәрәҗәсендә билгеләнгән иде. Ул ел саен 2%ка индексацияләнергә тиеш.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International