Антон Силуанов “көйләгеч гильотина”да иске актларны яңаларга күчерүгә юл куймаска сүз бирде

2019 елның 5 марты, сишәмбе

Беренче вице-премьер, финанс министры Антон Силуанов “көйләгеч гильотина” кысаларында иске нормаларны яңа актларга күчерүгә юл куймаска сүз бирде. Бу хакта ул Тула өлкәсенә визиты кысаларында хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, 2021 елга кадәр норматив актларны карарга һәм актуальләштерергә, ә туры килмәгәннәрен гамәлдән чыгарырга йөкләмә бирелгән. “Кайбер безнең контроль-күзәтчелек органнары искене яңага күчерергә теләрләр. Безнең өчен бизнес тарафыннан да, Хөкүмәт тарафыннан да бу эшнең булдыра алган кадәр җентекле булуы бик мөһим. Күзәтчелек органнары иске (законга буйсынган) актларны яңа документларга күчермәүләрен контрольдә тотачакбыз”, - диде Силуанов.

Ел башында РФ премьер-министры Дмитрий Медведев контроль-күзәтчелек органнарының бизнеска карата чамадан тыш таләпләре мәсьәләсенә игътибар итте. Аның фикеренчә, Россиядә моны “көйләгеч гильотина дип аталган механизм аша” чишеп була. Механизм буенча бизнес өчен гамәлдә булган алдагы мәҗбүри таләпләр хупланмаса яисә үзгәртелмәсә, автомат рәвештә үз көчен югалтачак. 2020 елның февраленә бу мәсьәлә буенча юл картасын эшләү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International