Россия Финанс министрлыгы Хөкүмәткә капиталлар амнистиясенең өченче дулкыны турында закон проектын керткән, декларацияләрне 2019 елның 1 маеннан башлап бирергә мөмкин булачак. Бу хакта РФ финанс министры урынбасары Илья Трунин хәбәр итте.
“Закон проекты Хөкүмәткә кертелде. Декларацияләрне кабул итү – анда язылган – 1 майдан башлана, ләкин закон алданрак кабул ителсә, иртәрәк тә мөмкин, бары закон гамәлгә керү датасыннан гына алда түгел,” – диде ул.
Декларацияләрне кабул итү срогы башыннан алып бер елдан соң тәмамлана дип өстәде Трунин.
Россиядә россиялеләргә үз ихтыярлары белән үзләренең чит илдәге активларын декларацияләргә һәм киләчәктә нинди дә булса дәгъвалардан качарга мөмкинлек биргән капиталлар анистиясенең икенче дулкыны агымдагы елның 1 мартында төгәлләнде.
РФ махсус административ районнарында бизнесын теркәгән һәм чараларын Россиягә кайтарганнар өчен амнистияне тагын бер елга озайтырга РФ Президенты Владимир Путин йөкләде.
Трунин капиталлар амнистисенең яңа дулкынында катнашу өчен әлеге ике шартның бер үк вакытта үтәлүе кирәк дип искәртте.