Финанс министрлыгы гарантияләү системасына пенсия резервлары (бу дәүләтнеке булмаган пенсия белән тәэмин итү кысаларында гражданнарның һәм юридик затларның үз ихтыярлары белән бирелгән чаралардан формалашкан средстволар) белән эшләгән дәүләтнеке булмаган пенсия фондларын кертүне тикшерә. Бу хакта финанс министры урынбасары Алексей Моисеев хәбәр итте.
“Хәзер бездә без игътибарлап шөгыльләнгән эш – бу пенсия резервларын гарантияләүне кертү һәм дәүләтнеке булмаган пенсия фондларын пенсия резервлары өлкәсендә акцияләштерү”, - диде ул. Хәзерге вакытта иминләштерелгән затлар хокукларын гарантияләү системасына пенсия тупланышлары (мәҗбүри пенсия иминияте кысаларында формалашкан чаралар) белән эшләгән фондлар кертелгән. 2018 елның ахырына пенсия резервлары белән эшләгән дәүләтнеке булмаган пенсия фондларын акцияләштерү процессын төгәлләде. Пенсия тупланышлары белән шөгыльләнгән дәүләтнеке булмаган пенсия фондларын яңача оештыру барышы 2016 елның 1 гыйнварында төгәлләнде.
Пенсия резервлары белән эшләгән дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары пенсия тупланышларының яңа планлаштырылган системасында – индивидуаль пенсия капиталында шулай ук катнаша алачак дип өстәде Моисеев.