РФ Хөкүмәте Россия Банкы белән инде 2020 елдан алып рубльдәге валюта керемен репатриацияләүне бетерү турында килеште. Бу хакта беренче вице-премьер, РФ финанс министры Антон Силуанов Россия Сәнәгатьче һәм эшмәкәрләр союзы корылтаенда хәбәр итте.
“Без Үзәк банк белән Россия Федерациясе валютасында валюта керемен репатриацияләүгә карата репатриацияләүне... инде 2020 елдан алып бетерергә әзер булачакбыз дип килештек”, - диде ул.
Шул ук вакытта беренче вице-премьер чимал продукция экспорты белән шөгыльләнгән компанияләр өчен Хөкүмәт рубльдәге керемне репатриацияләүне акрынлап 2024 алга кадәр бетерә барырга әзер дип искәртте. “Чимал компанияләр буенча... бу Россия Федерациясе валютасындагы керемне (репатриацияне) акрынлап 2024 елга кадәр бетерә барырга әзер. Ел саен рубльдәге керемнең репатриацияләнми торган өлеше арта бара”, - дип искәртте Силуанов.
Аның сүзләренчә, тышкы икътисадый эшчәнлекнең калган катнашучыларына Хөкүмәт валюта законын бозуның аерым очраклары өчен санкцияләр киметү һәм йомшаклыкларны кертәчәк. “Валюта кеременең вакытында кермәве өчен чорны озайтырга һәм санкцияләрне киметергә әзер”, - диде ул.