РФ Финанс министрлыгы хәзерге вакытта финанс сәясәт департаментын яңача оештыру белән шөгыльләнә. Бу хакта финанс министры урынбасары Алексей Моисеев хәбәр итте.
Ул шулай ук финанс сәясәт департаменты директоры урынбасары Вера Балакирева лаеклы ялга чыгу сәбәпле, министерстводан китә дип җиткерде. “Әйе, ул әлеге елның уртасыннан пенсиягә чыга”, - дип җавап бирде ул тиешле сорауга.
Аның сүзләренчә, Балакирева урынына кеше әле билгеләнмәгән. “Бездә департамент яңача оештырыла, шуның кысаларында кайбер вазыйфалар юкка чыга”, - дип белдерде ул.