Россиянең бюджеты профициты гыйнвар-февральдә тулаем эчке продуктның 2% тәшкил иткән

2019 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

РФнең федераль бюджеты профициты 2019 елның гыйнвар-февралендә тулаем эчке продуктның 2% яисә 309,632 млрд сум тәшкил иткән. Бу хакта Финанс министрлыгының сайтына урнаштырылган материаллардан билгеле булды.

Федераль бюджетның керемнәре гыйнвар - февральдә 2,842 трлн сум тәшкил иткән, шулардан нефть-газ булганнары - 1,367 трлн сум, ә нефть-газ булмаганнары - 1,475 трлн сум.

РФ бюджеты чыгымнары 2,533 трлн сумга җиткән.

Бюджетның иң чыгымлы маддәләре – социаль сәясәт (976,119 млрд сум), милли оборона (433,871 млрд сум), илкүләм куркынычсызлык (263,305 млрд сум) булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International