Бүген Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта һәм тулаем 2019 елга һәм 2020, 2021 еллар план чорына бюджет турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты кабул ителде. Нигездә федераль бюджет чаралары хисабына бюджетның керем өлеше 5,2 млрд. сумга арттырылган.
Республиканың финанс министры Радик Гайзатуллин искәртүенчә, “Кайтарылмый торган керемнәр” бүлеген 5,2 млрд. сумга арттырырга тәкъдим ителә. Чаралар авыл хуҗалыгына ярдәмгә, гражданнарның аерым категорияләрен дарулар белән тәэмин итүгә һ.б. юнәлтеләчәк. Гомумән алганда, федераль чаралар җиде юнәлеш буенча тәгаенләнә.
“Республика бюджетына үзгәрешләр кертүгә федераль бюджеттан “Кайтарылмый торган керемнәр” бүлеге буенча субсидияләрнең, субвенцияләрнең һәм башка бюджетара трансфертларның хисабы нигез булып тора”, - дип билгеләде Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин өстәмә доклад белән чыгышында.
Бюджетка үзгәрешләр кертү турында закон проекты түбәндәге параметрлар буенча кабул ителде:
- 2019 елда керемнәр 242 млрд. 204 млн. 058,3 мең сум, чыгымнар – 265 млрд. 181 млн. 910,7 мең сум, дефицит 22 млрд. 977 млн. 852,4 мең сум тәшкил итәчәк.
- 2020 елда керемнәр 233 млрд. 979 млн. 043,1 мең сум, чыгымнар – 238 млрд. 737 млн. 837,2 мең сум тәшкил итәчәк, дефицит үзгәрми.
- 2021 елда керемнәр 239 млрд. 395 млн. 150,1 мең сум, чыгымнар – 244 млрд. 745 млн. 448,6 мең сум тәшкил итәчәк, дефицит үзгәрми.