Дмитрий Медведев илкүләм проектлар өчен бюджет ассигнованиеләре турында йөкләмәләргә кул куйды

2019 елның 19 марты, сишәмбе

РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев илкүләм проектларга бюджет ассигнованиеләрен 2019 елда файдалану буенча эшне тизрәк оештыруга юнәлтелгән йөкләмәләргә кул куйды.

Министрлар Кабинеты сайтында бастырылган йөкләмәләргә караганда, Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча РФ Президенты каршындагы Совет президиумына нотык әзерләр өчен төбәкләр башлыклары илкүләм проектларны гамәлгә кую буенча контрактларның тизрәк төзелеп бетүен тәэмин итәргә һәм әлеге эшнең нәтиҗәләре турында проект комитетлары җитәкчеләренә доклад ясарга тиеш.

Россия Финанс министрлыгы “Электрон бюджет” бердәм мәгълүмати системасында һәм дәүләт сатып алулары өлкәсендәге бердәм мәгълүмати системасында күрсәтелгән эшне озата баруны тәэмин итәчәк дип искәртелә.

Моннан тыш, РФ финанс министры Антон Силуанов, Хөкүмәт рәисе урынбасарлары Максим Акимов, Татьяна Голикова, Ольга Голодец, Алексей Гордеев, Виталий Мутко илкүләм проектларын гамәлгә куюның бөтен срогына максатларның ирешелүен тэмин итә торган төбәк проектларына федераль бюджеттан трансфертларны бирүгә килешүләрне 2019 елда төзү турында мәсьәләне тикшерәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International