Икътисадый үсеш министрлыгы тулаем эчке продукт үсеше темпының тизләнеше турында белдерде

2019 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

Еллык чагылышта Россиянең тулаем эчке продукты үсеше гыйнвардагы 0,7% белән чагыштырганда, 1,5% кадәр тизләнде, бу агымдагы елда икътисадый үсеш траекториясе көтелгәннән югарырак урнаша бара дигән сүз. Бу хакта Икътисадый үсеш министрлыгы нотыгында хәбәр ителә.

“Россия Икътисадый үсеш министрлыгы бәяләвенчә, 2019 елның февралендә тулаем эчке продукт үсеше гыйнвардагы елга ел 0,7% белән чагыштырганда 1,5% кадәр тизләнде. Гомумән алганда, февральдә алынган мәгълүмат агымдагы елда икътисадый үсеш траекториясе Икътисадый үсеш министрлыгы көткәннән югарырак урнаша бара дигәнне аңлата”, - диелгән документта.

Идарә тармагы тәгаенләвенчә, февральдә тулаем эчке продуктның еллык динамикасы яхшыруга иң зур өлешне сәнәгый җитештерү үсеше тизләнеше керткән. Гыйнвардагы акрынаюдан соң активлыкның тергезелүе шулай ук ваклап сатуда күзәтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International