Илкүләм максатларга ирешү нәтиҗәлерәк булсын өчен дәүләт программаларын төзәтү процедурасын гадиләштерергә кирәк. Бу хакта беренче вице-пемьер, финанс министры Антон Силуанов РФ Финанс министрлыгының киңәйтелгән коллегиясендә чыгышы барышында хәбәр итте.
“Илкүләм максатларга ирешү нәтиҗәлерәк булсын өчен дәүләт программаларын төзәтү процедурасын гадиләштерергә кирәк”, - диде Силуанов.
“Әгәр дә дәүләт карамагында булган барлык ресурсларга карасак, алтыеллык чорда бу 118 трлн. сум федераль акчалар һәм 240 трлн. сум инде субъектлар белән бергә. Ресурс гаять зур һәм хәзер Президент указында билгеләнгән илкүләм максатларга ирешүгә аларның керткән өлеше предметына дәүләт программалары чараларына инвентаризация үткәрү бурычы тора. Шуңа бәйле дәүләт программаларын төзәтүне формалаштыру процедурасын гадиләштерү, аларны электрон документлар формасына китерү, гомумән без хәзер илкүләм проектлар кысаларында эшләгән өлкәдә дәүләт программаларының нәтиҗәлелеген һәм сыйфатын күтәрү сорала”, - дип йомгак ясады министр.
12 юнәлеш буенча илкүләм проектлар (демография, мәдәният, сәламәтлек саклау, мәгариф, торак һәм шәһәр мохите, экология, юллар, хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм күрсәтү, фән, цифрлы икътисад, кече һәм урта бизнес, халыкара кооперация и экспорт) 2024 елга кадәр РФ үсешенең илкүләм максатлары һәм стратегияләре турында Президентның яңа май указын үтәү өчен эшләнде.
Бүгенге көндә РФ шулай ук биш юнәлеш буенча берләштерелгән 43 дәүләт программасы гамәлдә – “Тормышның яңа сыйфаты”, “Инновацияле үсеш һәм икътисадны модернизацияләү”, “Нәтиҗәле дәүләт”, “Балансланган төбәк үсеше һәм милли куркынычсызлыкны тәэмин итү”.