Дмитрий Медведев 2036 елга кадәр бюджет фаразын раслады

2019 елның 1 апреле, дүшәмбе

Премьер-министр Дмитрий Медведев 2036 елга кадәр бюджет фаразын раславын хәбәр итте.

“Мин мөһим стратегик планлаштыру документларының берсен расладым. Бу 2036 елга кадәр бюджет фаразы. Безнең илнең озак сроклы социаль-икътисадый үсеше фаразы кебек үк, бюджет фаразы ике вариантта эшләнде: база һәм консерватив. Алар төп күрсәткечләрнең төрле динамикасын күздә тота”, - диде Медведев Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча РФ Президенты каршындагы совет президиумы утырышында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International