РФ Финанс министрлыгы Салым кодексының үзгәреше турында тәкъдимне бизнес белән тикшерәчәк

2019 елның 2 апреле, сишәмбе

Салым кодексына салым булмаган түләүләрне кертү буенча бернинди карарлар да әлегә кабул ителмәде. Финанс министрлыгы бизнестан тәкъдимнәр көтә һәм бу мәсьәләне эшмәкәрләр һәм иҗтимагый оешмалар белән диалог барышында хәл итәчәк. Бу хакта РФ Финанс министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Аннан алда министрлык сишәмбе көнне Салым кодексына алты салым булмаган түләүне кертү турында закон проектын бастырды. Проект буенча Салым кодексына әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты өчен түләү, гомуми файдаланудагы элемтә челтәре операторларыннан мәҗбүри бүленгән суммалар, 12 тоннадан арткан зур йөк машиналарыннан федераль трассаларга китерелгән зыянны каплау хисабына түләү, шулай ук утилизация, экологик һәм курорт җыемнары керергә тиеш.

“Әлегә бернинди карарлар да кабул ителмәде, мәсьәлә тикшерелә. Без бизнес һәм иҗтимагый оешмалар тарафыннан конкрет тәкъдимнәр һәм искәрмәләрне көтәбез. Салым кодексына өстәргә кирәк булган салым булмаган түләүләрнең соңгы исемлеге бизнес һәм иҗтимагый оешмалар белән диалог барышында билгеләнәчәк”, - диелә министрлык хәбәрендә.

“Салым булмаган түләүләрне системалаштыру буенча эш кысаларында Салым кодексына кертелүгә тәкъдим ителә алган түләүләрнең исемлеген формалаштыру бара. Финанс министрлыгы тиешле проектны әзерләде һәм иҗтимагый тикшерү өчен аны порталда бастырды”, - дип аңлата матбугат хезмәте. Хәбәрдә бу эшнең максаты – бизнесны алып баруга үтә күренмәле һәм алдан билгеләп була торган шартлар тәэмин итү һәм эшмәкәрләргә яшерен йөкләнешнең үсүен булдырмау дип аңлатыла.

“Ничек кенә булмасын, салым булмаган түләүләрне көйләүне Салым кодексына күчергән очракта, түләүләрнең эчтәлеге һәм максатчан билгеләнеше үзгәрергә тиеш түгел. Салым булмаган түләүләрне көйләү формасы үзгәрү турында карар бизнес белән килешү буенча кабул ителергә тиеш”, - дип сүз бирә Финанс министрлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International