РФ Финанс министрлыгы салым булмаган түләүләрнең Салым кодексына кайчан күчәчәге турында сөйләде

2019 елның 3 апреле, чәршәмбе

Эшмәкәрләрнең салым булмаган түләүләр мәсьәләсе буенча эшче төркеме Россия парламенты салым булмаган түләүләрне Салым кодексына күчерүне яхшы дип тапкан очракта, бу нормалар гамәлгә 2021 елның 1 гыйнварыннан да алда кермәячәк дигән фикерне хуплады. Бу хакта РФ беренче вице-премьеры, финанс министры Антон Силуановның пресс-секретаре Андрей Лавров хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, Силуанов бу эшче төркемнең утырышын уздырган. Анда бизнес-ассоциация, Финанс министрлыгы, Икътисадый үсеш министрлыгы, Дәүләт Думасы, Федерация Советы, Хисап палатасы вәкилләре катнашкан.

Аннан алда министрлык Салым кодексына алты салым булмаган түләүне кертү турында закон проектын бастырды. Проект буенча Салым кодексына әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты өчен түләү, гомуми файдаланудагы элемтә челтәре операторларыннан мәҗбүри бүленгән суммалар, 12 тоннадан арткан зур йөк машиналарыннан федераль трассаларга китерелгән зыянны каплау хисабына түләү, шулай ук утилизация, экологик һәм курорт җыемнары керергә тиеш.

“Шулай ук салым булмаган түләүләрне көйләүне Салым кодексына күчерүне парламент хупланган очракта, ул гамәлгә 2021 елның 1 гыйнварыннан да алда кермәскә тиешлеге турында килешү ирешелде. Шулай итеп, салым түләүчеләр һәм салым органнарының яңа шартларга яраклашырга җитәрлек вакытлары булырга тиеш. Бизнес вәкилләре бу инициативаны хуплады”, - диде ул.

Узган тикшерү йомгаклары буенча эшче төркем әгъзалары кайбер салым булмаган түләүләрне салымнар һәм җыемнар турында закон тарафыннан көйләү әһәмияте барлыгы белән килештеләр диде Лавров. “Шул ук вакытта эшче төркемдә катнашучылар киләсе өчеллыкка Бюджет, салым һәм таможня-тариф сәясәтенең төп юнәлешләре белән бергәләп парламент мәйданында бизнес үтенече буенча эшләнгән новацияләргә максималь киң гаммәви тикшерү уздыру өчен язгы сессия төгәлләнгәнгә кадәр Хөкүмәт тарафыннан Дәүләт Думасына тиешле закон проекталарның пакетын кертү турында тәкъдимне шулай ук хупладылар”, - дип искәртте пресс-секретарь.

Салым булмаган түләүләрне көйләүне Салым кодексына күчергән закон проектлары пакетлары кысаларында шулай ук Бюджет кодексына үзгәрешләр дә каралган. Бу көйләүләрен тәртипкә салу каралган түләүләрдән керемнәрне максатчан чыгым ясауны саклап калу өчен шулай эшләнә.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International