ТР муниципаль районнары һәм шәһәр берәмлекләре җирле үзидарә органнары белән видеоконференция турында

2019 елның 3 апреле, чәршәмбе

2019 елның 3 апрелендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр берәмлекләре җирле үзидарә органнары вәкилләре белән “Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына опека һәм попечительлек өлкәсендә Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен бирү турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы Законын гамәлгә кую мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырылды.

Киңәшмә барышында “Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына опека һәм попечительлек өлкәсендә Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен бирү турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы Законын гамәлгә кую буенча Чаралар планы үтәлеше мәсьәләләре тикшерелде.

Шулай ук муниципаль районнар һәм шәһәр берәмлекләре җирле үзидарә органнары белән Татарстан Республикасы бюджетыннан субвенцияләр бирүгә килешүләр төзү, электрон документлар алмашу турында “Ак Барс” Банк акционерлык җәмгыяте белән килешүләр төзү, агымдагы елның апрелендә түләүләрне гамәлгә куюга Татарстан Республикасы бюджетыннан субвенцияләр бирүгә заявкалар бирү, шулай ук опека һәм попечительлек буенча пособияләрне вакытында түләүне тәэмин итү буенча мәсьәләләр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International