Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген “Түбән Кама” һәм “Яшел Үзән” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә (ТОСЭР) эшчәнлек алып баруга гаризалар карау буенча комиссияләр утырышын уздырды.
Бу чара ТР Хөкүмәте йортында узды.
Утырышта катнашучылар өч инвестицион проект карадылар.
Комиссия әгъзалары карауга тәкъдим ителгән барлык проектларны да хупладылар.
Комиссияләр утырышында шулай ук Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Данил Волков та катнашты.