Хисап палатасы 2018 елда Россия бюджеты үтәлешен тикшерәчәк

2019 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

РФ Хисап палатасы 2018 елда федераль бюджет үтәлеше буенча бюджет хисабын тикшерәчәк. Бу хакта идарә тармагының 2019 елда контроль эксперт-аналитик чаралары исемлегендә хәбәр ителә.

“Федераль бюджет чараларының 96 баш администраторы буенча Россия Федерациясе Хисап палатасы бәяләмәсен әзерләү өчен “2018 елга һәм 2019, 2020 еллар план чорына федераль бюджет турында” Федераль законның үтәлешен тикшерү һәм 2018 елда федераль бюджет үтәлеше турында бюджет хисабы буенча контроль чаралар комплексы”, - дип күрсәтелгән документта.

Идарә тармагы Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды, РФ Пенсия фонды һәм Социаль иминият фондында РФ дәүләт бюджеттан тыш фондларының бюджетлар турында федераль законнарның үтәүләрен тикшерергә планлаштыра.

Моннан тыш, Хисап палатасы РФ Финанс министрлыгында һәм “ВЭБ.РФ” дәүләт үсеш корпорациясендә илнең эчендә федераль бюджеттан бирелгән бюджет кредитлар буенча бирү һәм кайтару, шулай ук бурыч күләмнәрен (шул исәптән 2018 елда максатчан чит ил әҗәт алулары чаралары хисабына) тикшерәчәк.

Шулай ук идарә тармагы 2020 елга һәм 2021, 2022 еллар план чорына федераль бюджет һәм дәүләт бюджеттан тыш фондлар бюджетларын формалаштыруның алдан аудитын уздырачак.

Шуңа өстәп, РФ Хисап палатасы илкүләм максатларның ирешелүен һәм илкүләм проектларның гамәлгә куелуын анализлаячак. Эксперт-аналитик чаралар кайбер федераль һәм региональ идарә тармакларында планлаштырылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International