Татарстанда Коррупциягә каршы эшне җайга салу комиссиясе утырышы турында

2019 елның 5 апреле, җомга

Узган ел дәвамында Татарстан хокук саклау органнары 800дән артык коррупциячел җинаять ачыклаганнар, шулардан 300 җинаять бюджетка  янаган. 850 млн сумнан артык зыян китерелгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Коррупциягә каршы эшне җайга салу комиссиясе утырышында хәбәр иткән. Казан Кремлендә узган чара 2018 елда коррупциягә каршы тору өлкәсендә эшчәнлеккә нәтиҗәләр чыгару һәм агымдагы елга бурычларны билгеләүгә багышланды. 

Утрышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, дәүләт оешмалары, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, дин әһелләре катнашты. 

2018 елга нәтиҗәләр чыгарып, ТР Президенты ассызыклаганча, төп икътисадый һәм хуҗалык нәтиҗәләре республикада коррупциягә каршы эш дөрес юнәлештә сайлануын күрсәтә. Татарстанда төзелештә һәм капиталь ремонтта, хуҗалык китапларында җирне хисапта тоту, авыл хуҗалыгы производствосында, мәгарифтә коррупция куркынычсызлыгын киметә алдык. Халык белән элемтә каналлары җайга салынган, шул исәптән "Халык контроле" сервисы аша да. Дәүләт хезмәтен күрсәтүне ачык итү һәм аны электрон формага күчерүдә зур эш башкарылды. 

Утырышта Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары – Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзрахманов та булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International