Дмитрий Медведев илкүләм проектлар буенча эшне тизләтү инициативаларын хуплады

2019 елның 8 апреле, дүшәмбе

РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев беренче вице-премьер, финанс министры Антон Силуановның федераль һәм региональ дәрәҗәләрдә илкүләм проектларның үтәлеше буенча эшне тизләтү инициативаларын хуплады. Бу хакта ул вице-премьерлар белән киңәшмәдә хәбәр итте.

“Яхшы, әйдәгез, Антон Германович тәкъдим иткәнчә эшлик. Мин илкүләм проектлар буенча эш мәгънәсендә чамадан тыш таләпләр булган урыннарда төбәкләрнең тормышын әле гадиләштерер әйберләрне карауны дөрес дип уйлыйм”, - диде Медведев.

4-6 апрель көннәрендә “Илкүләм проектлар – “Гамәлгә кую” этабы” темасына багышланган Мәскәү янындагы Аносинода өчкөнлек күчмә киңәшмә узды. Аның йомгаклары буенча Антон Силуанов илкүләм проектларда күрсәтелгән чараларны финанслау механизмнарын камилләштерү буенча тәкъдимнәрне атап узды. “Барлык әлеге тәкъдимнәрне без хәзер доклад итеп формалаштырабыз һәм сездән Федерация һәм Россия Федерациясе субъектлары дәрәҗәсендә илкүләм проектлар буенча эшне тизләтү йөкләмәсен бирүегезне сорыйбыз”, - дип мөрәҗәгать итте премьерга Силуанов.

Аерым алганда, беренче вице-премьер бюджет турында законда бюджетара трансфертларны берьюлы өч елга тарату мөмкинлеге каралган дип искәртте. “Ләкин без нигездә өчеллык чорның беренче елына контрактация һәм килешүләр төзелүен күрәбез. Ә икенче һәм өченче елга РФ субъектлары буенча тарату еш кына уздырылмый. Якынча 66% безнең 2020 елга таратылган, ә 2021 аннан да кимрәк”, - диде  Силуанов.

Төбәкләрнең тәкъдиме

Киңәшмәдә төбәкләрнең вәкилләре 2020 һәм 2021 елларга федераль хакимият органнары һәм Федерация субъектлары арасында инде булган килешүләргә өстәмә килешүләр төзергә тәкъдим итте. “Мондый мөмкинлекләребез бар. Без моны 1 майга кадәр эшләп булыр иде дип саныйбыз”, - диде вице-премьер. Шулай ук РФ субъектлары буенча таратылмаган 2020 һәм 2021 елларга ассигнованиеләр бар. “Без тәкъдим иттек һәм РФ субъектлары планлы чорның икенче һәм өченче елына ассигнованиеләрне таратып бетерү теләкләрен белдерделәр. Мондый мөмкинлекләребез бар һәм без бюджет турында закон кысаларында моны эшли алыр идек”, - дип яңгыратты икенче тәкъдимне Силуанов. Шулай ук чаралар трансфертын тәэмин иткән килешүләрне төзү срокларын федераль үзәк һәм төбәк арасында гына түгел, ә төбәк һәм муниципалитет арасында да билгеләргә кирәк. Мондый срокларны (мәсәлән, килешүләрне төзүгә 15 көн) документаль теркәргә мөмкин дип саный ул. Бюджет һәм автоном учреждениеләр белән килешүләр төзүнең чик срокларын билгеләргә, шулай ук чик срокларны бюджет чаралары субъект һәм учреждениеләр арасында бәйге буенча таратылган очракта билгеләргә кирәк диде Силуанов һәм бу бәйгеләрне берьюлы өчеллык чорга үткәрергә мөмкин дип искәртте.  

Үз чиратында Медведев Силуанов тәкъдим иткәнчә, бюджет трансфертлары системасыннан башка бюджетара трансфертлар дип аталганнарын чыгару мөмкинлеген шулай ук раслады. “Тагын бер кат раслыйм, бәлки моны эшләргә мөмкиндер”, - диде премьер, шул ук вакытта бу модельдән баш тарту куркынычын игътибарлап бәяләргә әйдәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International