Дмитрий Медведев илкүләм проектлар үтәлешен контрольдә тоту буенча электрон бюджетны яхшы корал дип атады

2019 елның 8 апреле, дүшәмбе

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев 6 апрельдә төгәлләнгән илкүләм проектлар буенча киңәшмә йомгаклары буенча йөкләмәләр әзерләргә сүз бирде. Хөкүмәт рәисе сүзләренчә, алар илкүләм максатларга ирешү буенча эшне оештыруда ярдәм итәргә тиеш.

Вице-премьерлар белән очрашуда узган киңәшмәне Министрлар Кабинеты башлыгы “кызыклы һәм нәтиҗәле” дип атады. “[Илкүләм проектларга] гаять зур акчалар бүлеп бирелә һәм алар максималь нәтиҗәле чыгымланырга тиеш. Эш барышында нинди проблемалар барлыкка килә алганын, ниндиләре инде килеп чыкканын аңларга, бу киртәләрне алып ату өчен аларга тизрәк игътибар итәргә кирәк”, - дип искәртте Медведев.

Ул узган киңәшмәдә контраклы системаны гадиләштерү, аның нәтиҗәлелеген арттыру, шулай ук аның мөмкинлекләре тикшерелде дип хәтерләде. “Безнең илкүләм проектларның үтәлешен контрольдә тота торган яхшы корал булган электрон бюджет бар. Алай гына да түгел, ул административ басымны киметергә тиеш, чөнки мәгълүматның ачык булуы артык тикшерүләрне юкка чыгара, федераль һәм төбәк структуралары арасында, акчаларны файдаланучылар – башкаручылар һәм контроль-күзәтү органнары арасында үзара бәйләнешләрне җиңеләйтергә мөмкинлек бирә”, - дип белдерде премьер-министр. Аның карашынча, “бу юнәлешләрнең һәрберсен һичшиксез күзәтеп барырга кирәк”.

“Без [киңәшмә] йомгаклары буенча билгеле бер йөкләмәләр әзерләрбез дип килештек”, - диде Хөкүмәт рәисе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International