Үзәк Банк 2019 елда Россия тулаем эчке продуктының фаразланган 1,3%тан югарырак үсешенә алшартлар күрә

2019 елның 9 апреле, сишәмбе

Россия Банкы 2018 елда РФ икътисадының фаразланган 1,3%тан югарырак үсешенә алшартлар күрә. Бу хакта РФ Үзәк Банкы Рәисенең беренче урынбасары Ксения Юдаева хәбәр итте.

“Хәзер без беренче кварталда икътисадый үсешнең алдан билгеле булган акрынаюын күрәбез, ул алай ук җитди булмады <....>. Икътисадтагы хәл шактый тотрыклы үсеш ала дигән сигналлар бар һәм, әйе, мин килешәм, үсеш темплары фараздан югарырак булырга мөмкин”, - диде ул тиешле сорауга җавабында.

Аннан алда беренче вице-премьер, РФ финанс министры Антон Силуанов 2019 елда Россия икътисады үсеше темпы 1,3% югарырак булырга мөмкин дип белдерде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International