Россия Финанс министрлыгы киләсе финанс елда гамәлгә керәчәк салымнар һәм җыемнар турында законнарга үзгәрешләрне кабул итүнең чик срогын 1 сентябрьдән 1 октябрьгә күчерергә тәкъдим итте. Әлеге закон проекты норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында урнаштырылган.
Министрлык РФ Бюджет кодексына төзәтмәләр кертергә тәкъдим итә. Алар нигезендә салым закон проектлары киләсе финанс елга федераль бюджет проекты Дәүләт Думасына кертелү көненә, ягъни 1 октябрьгә кадәр (ә моңа бер ай кала түгел) кабул ителергә тиеш.
“Хокук куллану практикасы агымдагы елның 1 сентябренә кадәр яңа финанс елдан башлап бюджет керемнәренең артуына яисә кимүенә китерә торган законга барлык үзгәрешләрне кертүнең шактый авыр булуын күрсәтте. Бу кайбер макроикътисадый параметрларны тәгаенләүгә, РФ Хөкүмәтенең аерым карарларына, шулай ук салым үзгәртеп коруларын уздыруга бәйле”, - дип искәртелә документка аңлатма язуында.
Финанс министрлыгы бәяләве буенча, нәтиҗәдә Бюджет кодексына “реальрәк срок” салып калдырылачак.