РФ Хөкүмәте илнең социаль-икътисадый үсеше сценариен хуплады

2019 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

РФ Хөкүмәте 2020-2022 елларга Россиянең социаль-икътисадый үсеше фаразын эшләү өчен база сценар шартларын тикшергән һәм хуплаган. Бу хакта Министрлар Кабинетының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“Социаль-икътисадый үсеш фаразын эшләү һәм киләсе өчеллыкка бюджетны проектлаштыру өчен сценар шартларның база варианты нигез итеп кабул ителде”, - диделәр утырыш йомгаклары буенча Министрлар Кабинетының матбугат хезмәтендә.

Матбугат хезмәте тәгаенләвенчә, Хөкүмәт утырышында фараз үзе түгел (ул җәй ахырында барлыкка килергә тиеш), ә нәкъ менә “сценар шартлар” каралган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International