Владимир Путин илкүләм проектларга чыгымнарны бүлү тәртибен төзәтүне фараз итте

2019 елның 24 апреле, чәршәмбе

РФ Президенты Владимир Путин илкүләм проектларга чаралар бүлеп бирү (аларны гамәлгә кую вакытын исәпкә алып яисә өч елга) тәртибен төзәтергә мөмкин дип саный.

Дәүләт башлыгының канун чыгаручылар белән очрашуында мондый тәкъдимне Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин кертте.

“Гомумән алганда, илкүләм проектларга акчаларны кайдан, нинди чыганаклардан алачагыбыз аңлашылганын исәпкә алып, сез тәкъдим иткән юнәлештә бу илкүләм проектлар буенча чыгымнарны төзәтү, бәлки, мөмкиндер”, - дип килеште Путин.

“Уйларга кирәк. Мин Антон Германовичтан (Силуанов) Икътисадый үсеш министрлыгыннан, Финанс министрлыгыннан коллегалары белән уйлашуларын сорармын. Асылда, бу, әлбәттә, илкүләм проектлар буенча эшкә зур тотрыклылык бирер иде”, - дип өстәде ул.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International