Антон Силуанов дәүләт әҗәтенә санкцияләр куркынычы булганда бюджет дефицитын арттыруны дөрес түгел дип саный

2019 елның 24 апреле, чәршәмбе

Беренче вице-премьер, РФ финанс министры Антон Силуанов РФ әҗәтенә карата санкцияләр кукынычы булган шартларда бюджет дефицитын арттыруны дөрес түгел дип саный. Бу хакта ул РФ канун чыгаручыларының Советында чыгышы вакытында хәбәр итте.

“Әйе, безнең хәзер нефть-газ керемнәре зур, ләкин бу нефть-газ керемнәре тышкы факторлар, төрле чикләүләр һәм тышкы конъюнктура факторлары үзгәрү очрагына куркынычсызлык мендәрен булдыра. Шуңа күрә безгә куркынычсызлык мендәре кирәк, әҗәткә санкцияләр янаган вакыттагы шартларда бюджет дефицитын арттыру шулай ук дөрес түгел булыр иде”, - диде Силуанов.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International