Россиядә донор төбәкләр саны артырга тиеш, югыйсә бюджет тәэмин ителеше түбән РФ субъектлары илкүләм проектларны гамәлгә кую белән шөгыльләнә алмаячак. Бу хакта Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин Канун чыгаручылар советының утырышы барышында хәбәр итте.
“Хәзер безнең илкүләм проектлар булачак, ә финанслашу булмаячак, бездә боларның барысы да регионнарның бер-бер артлы илкүләм проектларны гамәлгә куюда [буенча эштә] катнашудан чыга барулары белән тәмамлана. Бу начар, бу тагын да зуррак аерма тудыра, бу төрле яшәү шартларына китерә”, - диде Володин беренче вице-премьер, финанс министры Антон Силуановның чыгышына комментариенда.
“Бу төбәкләр балансланган бюджетка күчсеннәр өчен алар буенча аерым якын килү юлларын эшләү бурычын формалаштыру дөрес булыр иде. Югыйсә бездә икътисадый көчле төбәкләр дотацияле зонада булачак”, - дип дәвам итте Володин. Ул шулай ук Россиянең 10 төбәге физик затлар керемнәренә салымның 50% формалаштыра дип искәртте. “Менә ул төгәл күрсәткечләр, шулардан чыгып, әйдәгез тәкъдимгә чыгыйк”, - дип өстәде спикер.