Хөкүмәтнең резерв фонды 2,9 млрд сумга артачак

2019 елның 24 апреле, чәршәмбе

РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев Финанс министрлыгына Хөкүмәтнең резерв фондын файдаланылмаган субсидияләр хисабына 2,9 млрд. сумга арттырырга йөкләгән. Тиешле боерык хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган.  

“Россия Финанс министрлыгына <...> билгеләнгән тәртиптә 2019 елга федераль бюджетның җыелма бюджет росписе күрсәткечләренә Россия Федерациясе Хөкүмәте резерв фонды күләмнәренең 2 млрд 901 млн 623,9 мең сумга артуын күздә тоткан үзгәрешләрне кертергә”, - диелгән документта.

Шул исәптән, бу суммадан 318 млн. сум 2018 елда төбәкләрдә гомуми белем бирү оешмаларында һәм балалар бакчаларында яңа урыннар булдыру буенча программаны финанслашуга каралган чараларның тотылмыйча калган өлешенә туры килә дип искәртелә боерык текстында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International