Валентина Матвиенко төбәкләрнең салым базаларын киңәйтүне дәвам итәргә кирәк дип саный

2019 елның 24 апреле, чәршәмбе

Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко Канун чыгаручылар советының утырышын ачу вакытында төбәкләрнең салым базаларын, шул исәптән тәмәке продукциясеннән акцизлардан керемнәр исәбенә, киңәйтүне дәвам итәргә әйдәде.

“Үз мөмкинлекләре һәм шулай ук федераль ярдәм хисабына төбәк һәм җирле бюджетларның салым базаларын, киңәйтүне дәвам итү кирәк дип саныйм”, - диде спикер.  

Ул нефть продуктларына акцизлардан керемнәрне төбәк дәрәҗәсенә этаплап тапшыру турында инде кабул ителгән карарны “тулысынча акланган” дип атады. Быел “куәтле алкогольгә акцизларның төбәкләр бюджетларына кертү нормативын арттыру аркасында” РФ субъектлары якынча 150 млрд. сум алачак дип хәтерләде ул.  

“Ә 2020 елдан аларга спиртка һәм спиртлы продукциягә акцизларның 100% да өстәлергә тиеш. Бюджет кодексына тиешле үзгәрешләр Дума, Федерация Советы тарафыннан ике атна элек хупланды,” – дип дәвам итте Матвиенко.

“Әлеге уңай тәҗрибәне исәпкә алып, Федерация Советының бюджет буенча комитеты актив күтәреп чыккан тәмәке продукциясенә акцизлардан керемнәрнең бер өлешен төбәкләргә тапшыру турында уйларга мөмкин дип уйлыйм”, - дип йомгаклады Матвиенко.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International