РФ Финанс министрлыгы 2019 елга бюджетка төзәтмәләрне Хөкүмәткә май уртасында кертәчәк

2019 елның 24 апреле, чәршәмбе

РФ Финанс министрлыгы 2019 елга бюджетка төзәтмәләрне Хөкүмәткә май уртасында кертәчәк, шул исәптән нефтькә бәяләрнең фаразын тәгаенләячәк. Бу хакта беренче вице-премьер, РФ финанс министры Антон Силуанов хәбәр итте.

“Хөкүмәткәме? Май уртасында”, - диде Силуанов.

“Без нефтькә бәяләрнең фаразын тәгаенләячәкбез. Бюджет кагыйдәсен исәпкә алып, нефть-газ керемнәре [тәгаенләнәчәк]”, - дип өстәде ул.

Язгы традицион төзәтмәләр барышында 2019 елга бюджетка төп үзгәрешләр бюджет эчендәге чараларның яңадан бүлешене хисабына узачак дигән иде Силуанов апрельдә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International