Бүген Татарстан финанс министрлыгында тармаклы министрлыклар вәкилләре белән хезмәт хакын яңа система белән түләү мәсьәләсе турында түгәрәк өстәл узды. Киңәшмәдә башлангыч профессиональ, урта профессиональ, бала йорты һ.б. учрежденияләрендә эшләүче һәм мәдәният, сәламәтлек саклау һлкәсе хезмәткәрләренә хезмәт хакын яңа система булән түләү турында сүз барды. Әлеге өлкә хезмәткәрләре бүгенге көндә башка система белән хезмәт хакы алалар.