Владимир Путин Хөкүмәтне илкүләм проектларны финанслауда тоткарлыкларны бетерергә әйдәде

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

РФ Президенты Владимир Путин хакимият органнарын илкүләм проектларның аерым юнәлешләрен финанслауда һәм аларны гамәлгә кую өчен кирәкле барлык норматив базаны эшләүдә тоткарлыкларны тиз арада бетерергә әйдәде.  

“Хөкүмәттәге коллегаларымның игътибарларын тиз арада, ләкин кабаланмыйча, ашыкмыйча, хокукый бурычларны сыйфатлы башкарырга һәм барлык финанс мәсьәләләрне хәл итәргә, башка оештыру проблемаларын һәм җитешсезлекләрне бетерергә кирәклегенә юнәлтәм”, - диде ул стратегик үсеш буенча советның утырышында.

Ул илкүләм проектларны башлап җибәргәнче, аларны гамәли тормышка ашыруга зур оештыру эзерлеге үткәрелүен искәртеп узды. “Әмма моңа карамастан барлык проектлар буенча да кирәкле норматив база формалашып һәм законга буйсынган актларның чыгарылып бетмәгән булуы ачыкланды. Методик озата бару да артка кала. Боларның барысы урыннарда эшне кыенлаштыра”, - дип дәвам итте Путин.

“Әлбәттә, моннан тыш, илкүләм проектларның аерым юнәлешләрен финанслауда тоткарлыклар ачыкланды. Без бу хакта идарә тармакларыннан коллегалар белән сөйләштек, Хөкүмәт Рәисе дә моңа игътибар итте. Бу мәсьәлә буенча ул коллегаларын җыйганын беләм. Әлеге мәсьәләләр тикшерелде”, - дип искәртте дәүләт башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International